Камал театры артисты Олег Фазылҗановка дәрәҗәле исем бирелде

Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановка тагын да дәрәҗәлерәк  – «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде. 

Мактаулы исем бирү турындагы указны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Документта  «Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» дәүләт учреждениесе драма артисты Фазылҗанов Олег Фарук улына нәҗитәле иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен «Татарстан Республикасының Халык артисты» дигән мактаулы исем бирергә» диелгән.

Олег Фазылҗановны мактаулы исемгә лаек булуы белән чын күңелдән котлыйбыз! Тагын да зуррак уңышларга ирешергә насыйп булсын.


Фикер өстәү