Мамадыш районындагы боз кичүе ябылган

Боз эри башлау һәм көпчәк эзе барлыкка килә башлау сәбәпле, Мамадыш районындагы боз кичүе ябылган.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Соколка–Яңа Закамский боз кичүен тикшергәннән соң, боз кичүен ябу турында карар кылган. Әлеге кичү 25 мартта иртәнге 9дан эшен туктаткан.

Моңа кадәр Кама елгасындагы боз кичүе ябылган иде.


Фикер өстәү