Казанда таксист белән автобус йөртүче сугышкан

Казанда такси һәм автобус йөртүче арасында низаг килеп чыккан. Нәтиҗәдә низаг сугыш белән тәмамланган.

Кичә «Кольцо» сәүдә үзәге янындагы тукталышта булган конфликт турында социаль челтәрләрдә хәбәр таралды.

«Такси йөртүче автобуслар уза алмаслык итеп туктаган иде» — дип яза социаль челтәрдә бер шаһит.

Автобус йөртүче таксистка машинасын тротуарга якынрак куюын сорап мөрәҗәгать итә. Такси йөртүче аның сүзенә исе китмәгәч автобус шоферы сугыша башлаган.


Фикер өстәү