Рөстәм Миңнеханов “Имин көпчәк” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне котлаган

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан мәктәбе укучыларын “Имин көпчәк-2022” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүгә ирешүләре уңаеннан котлаган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автомобиль инспекциясе үзенең рәсми телеграм-каналында хәбәр итә.

“Имин көпчәк-2022” Бөтенроссия бәйгесе Калуга шәһәрендә уздырылган. Иң яхшы яшь юл хәрәкәте инспекторлары исемен алуга Казанның №177 лицееннан алты укучы көч сынашкан. Балалар барлык биремнәрне уңышлы үтәп, иң шәп нәтиҗәләр күрсәткән. Команда беренче урынга чыккан.
Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү кичә Министрлар Кабинетында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы алдыннан булган. Балаларга бүләкләр һәм Мактау грамоталарын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырган.


Фикер өстәү