Татарстанда боз күперләре ачыла

Татарстанда Яшел Үзәннән Карамалы Тау авылына боз кичүе ачылган. МЧС мәгълүматларына караганда, Иделдә боз калынлыгы 30–35 см чамасы тәшкил итә.

Димәк, авырлыгы 3,5 тоннага кадәрге транспортка бозга керергә ярый. Боз кичүен ачу Яшел Үзәннән әлеге авылга килүче автомобильчеләргә чама белән 75 чакрым юлны кыскартып, сәгать ярым вакытларын янга калдыру мөмкинлеге бирә.
Озакламый тагын өч боз кичүе: Мамадыш районында (Соколка – Новый Закамский авылы), Алабуга (Покровское авылы – Красный Ключ бистәсе) һәм Югары Осланда Идел аша (Аракчино – Югары Ослан) ачылачак.


Фикер өстәү