Аракчино бистәсеннән Югары Осланга Идел елгасы аша паром кичүе ачылды

Идел елгасы боздан арынды. Шуңа күрә бүген – 12 апрельдә Аракчино бистәсе-Югары Ослан маршруты буенча Идел аша паром кичүе эшли башлый.

Паром кичүенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, тәүге рейс 15.00 сәгатькә тәгаенләнгән. Шуннан соң паром һәр көн саен 06.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Узган елда кичү 6 апрельдә ачылган һәм 25 ноябрьдә ябылган.


Фикер өстәү