Рөстәм Миңнеханов, Космонавтика көненә багышлап, Гагарин турында видео урнаштырган

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең телеграм-каналында республикада яшәүчеләрне 12 апрель – кешенең галәмгә тәүге очу көне – Космонавтика көне белән котлаган. Бу уңайдан ул Юрий Гагаринны очышка әзерләү турында кыска гына архив репортажын урнаштырган.

“Космонавтика көне белән!” – дип язган республика җитәкчесе.


Фикер өстәү