Казанның Бауман урамындагы «атлар» һәм фотографлар эшенә тәртип керткәннәр

Казан башкарма комитеты, урам артистлары эшенә тәртип керткәннән соң, урам сәүдәгәрләре һәм атларда йөртүчеләр, хайваннар, бик зур курчаклар белән фотога төшерүчеләр эшчәнлеген җайга салган. Аларның эшләү тәртибе шәһәр администрациясе сайтына урнаштырылган.

Яңа тәртип чыгышлары өчен акча түләтмәүче урам артистлары һәм музыкантларга кагылмый. Алар өчен 2022 елда Казанда “Art-проспект” сервисы эшли башлаган. Урам артистлары, махсус платформада теркәлеп, чыгыш ясау өчен рөхсәт алырга тиеш. Рөхсәт алмаучыларга 500 сумнан 1,5 мең сумга кадәр штраф яный.

Сәүдә һәм түләүле хезмәтләргә килгәндә, хәзер мондый эшчәнлеккә хокук алу өчен электрон аукционда отарга кирәк булачак. Шуннан соң Казан Башкарма комитеты һәм Кулланучылар базары комитеты белән килешү төзү таләп ителәчәк.


Фикер өстәү