Җиңү көнендә паром кичүе вакытлыча эшләмәячәк

Сәбәбе – авылда митинг уздыру.

9 Май – Җиңү көнендә “Казан – Югары Ослан” паром кичүе эшләмәячәк. Бу хакта кичү администрациясе үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән, дип яза “KazanFirst”.
Паром кичүенең эше 08.30 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә туктатып торылачак. Сәбәбе – Югары Ослан авылында тантаналы митинг үткәрү.
Калган көннәрдә кичү һәр көн саен 06.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькәчә эшли.


Фикер өстәү