“Алеша” танкы командиры Рәсим Баксиков Президент инаугурациясендә катнашкан

Бүген Владимир Путин Россия Президенты вазыйфасына кереште.

“Алеша” танкы командиры, Россия Герое Рәсим Баксиков Россия Президенты Владимир Путинның инаугурациясендә катнашкан. Бүген дәүләт башлыгы рәсми төстә вазыйфасына кереште.
Президент Владимир Путинның инаугурациясе тантанасы Кремль сараенда узган. Чарада 2500дән артыграк кеше, шул исәптән, депутатлар, төбәкләр башлыклары һәм хәрбиләр катнашкан.
Татарстан делегациясенә, Баксиковтан тыш, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Дәүләт Думасының республикадан сайланган депутатлары кергән.
Владимир Путин, Россия Конституциясе өстенә кулын куеп, Президент антын биргән һәм дәүләт җитәкчесе вазыйфасына керешкән.


Фикер өстәү