Тарту һәм тартылу. Быел «Изге Болгар җыены» ничек узачак?

Үзенең тарту көче зурлыгын елдан-ел дәлилләп тора ул. Тиздән республика һәм бөтен ил мөселманнары янәдән тарихи урынга җыелачак. 19 майда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган Изге Болгар җыены узачак. Быел бәйрәм «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы кысасында үткәрелә.  

Ел саен уздырыла торган Изге Болгар җыенының төп максатларының берсе – дини юнәлешне көчәйтү. Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әйтүенчә, быел дини эчтәлеккә күбрәк басым ясалачак. Программаның эчтәлеге дини әсәрләрдән торачак.

Соңгы 15–20 елда җыенда катнашучылар арткан.

– Халык саны һава торышыннан да тора. Бәлки, киләчәктә аны июнь аена күчереп булыр. Моңа нигез дә бар. Чөнки 1990 нчы елларда ул июнь уртасында үткәрелгән булган, – диде Дамир Натфуллин. – Узган ел җыен 20 меңгә якын кунак җыйды. Быел тагын да артачак дип уйлыйбыз.

Хаҗга юллама! Кемгә?

Саллы бүләкләр – гаиләле парларга. Быел «Изге Болгар җыены»нда өч гаиләне 2025 елда хаҗга юлламалар белән сөендерәчәкләр. Бүләк уйнату һәм быелгы җыенның төп яңалыклары турында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сөйләде.

Аның сүзләренчә, бәйгедә катнашуның төп шарты – «Изге Болгар җыены»на гаилә парының бергә килүе. Махсус уен ике этаптан торачак. Ир белән хатын бергә иртәнге сәгать 8дән 12гә кадәр паспорт белән Истәлек билгесе янындагы оештыручы өстәле янына килеп теркәлергә тиеш булачак. Аларга номерлы билет тапшырылачак. Юлламалар өйлә намазыннан соң (12:30–13:30 сәгатьләр тирәсе) уйнатылачак.

– Быел илебездә Гаилә елы. Хаҗга юлламалар ир белән хатын парлашып бару өчен билгеләнгән. Гаиләнең әһәмиятен, ислам динендә аның кирәклеген, мөһимлеген күрсәтү йөзеннән шушы күркәм чараны уздырырга ниятлибез, – диде Илфар хәзрәт.

Мөфти урынбасары сүзләренә караганда, быел «Изге Болгар җыены»ның мөһим чарасы – җәмәгать белән тәүбә кылу булачак. Ул киләчәктә җыенны уздыруның төп максатына әйләнер дип тә ниятләнә. Тәүбә намазын аны күп еллар дәвамында оештыручы, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин алып барачак.

82 төбәктән – 1000 делегат

Ерак Көнчыгыштан алып Калининградка кадәр. Билгеле булганча, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» чаралары кысасында 17–19 майда «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы узачак. Анда илнең барлык 82 төбәгеннән 1000 делегат катнашуы көтелә. 18 майда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында форумның пленар утырышы узачак.

– Бу – илебездә барлык татар дин әһелләрен бер урынга туплый торган бердәнбер җыен. Татарстанның тарту көче булганын һәрвакыт раслап торабыз, – диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.

Данис Шакиров әйтүенчә, «Изге болгар җыены»ның төп максаты – рухи азык, рухи яңарыш алу.

– Аның тарту көче, гайрәте бик зур. «Изге болгар җыены» – безнең милләт һәм дин төшенчәләрен берләштергән мөһим чара,  – диде ул.

«Изге болгар җыены» программасы

8.00 сәгатьтән «Истәлек билгесе» комплексында «Ризаэтдин Фәхретдин – галим һәм дин белгече» күргәзмәсе эшли башлаячак.

9.30 сәгатьтә «Кече манара һәм Хан каберлеге» комплексы җирлегендә «Тәүбә» намазы укылачак.

10.00 сәгатьтә Болгар ислам академиясендә мөселман дин әһелләре белән очрашу булачак.

11.00 сәгатьтә мактаулы кунаклар катнашында чараның тантаналы ачышы булачак. Ачылу Истәлек билгесе һәм Җәмигъ мәчете арасындагы мәйданда узачак.

9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр «Музей письменности» җирлегендә урта гасыр караларын ясау технологияләрен үзләштерү, гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча остаханә узачак.

9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр төп сәхнәдә рухи вәкилләр катнашында бәйрәм концерты узачак. 12.30 сәгатьтә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак.

12.00 сәгатьтә Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда җәмәгать белән намаз уку (өйлә намазы) оештырыла.

Моннан тыш, хәләл ярминкә, «Хозур» нәшрият йортында бастырылган китаплар сату, яулык бәйләү һәм чалма чалу буенча остаханәләр дә көтелә.

Бәйрәм концертында «Риваять» төрки-татар этно-төркеме, Марсель Вәгыйзов, Марат Галимов, Закир Шаһбан, Казан шәһәре филармониясенең балалар ансамбле һ.б. катнашачак. Программа 9.00 дан 14.00 гә кадәр дәвам итәчәк. Болгар тыюлыгы территориясендә көрәш буенча илкүләм ярышлар да узачак. Көрәш белән берлектә «Аударыш» уены да була. «Аударыш»та абсолют батырга квадроцикл бүләк ителәчәк.

 


Фикер өстәү