Татарстанда 9 Майда көндезге сәгать 12дә “Җиңү гудогы” ишетеләчәк

9 Майда “Җиңү гудогы” Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Бу хакта “KazanFirst” Горький тимер юлының корпоратив коммуникацияләр хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Шулай итеп, көндезге сәгать 12дә Горький тимер юлы станцияләрендәге яисә Түбән Новгород, Киров, Владимир өлкәләре, Мари-Эл, Чуашстан, Татарстан һәм Удмуртия территорияләре аша баручы поездлар сигнал бирәчәк.
Гудок поездлар барганда һәм маневр, хуҗалык эшләре башкарганда 1 минут дәвамында яңгыраячак.


Фикер өстәү