Барыбер бетерәбез! Татарстанда ефәк кортына каршы көрәш дәвам итә

Кыш салкыннарында иде бөтен өмет. Әмма суыклар булса да, карның күп явуы парсыз ефәк кортларына кыш чыгар өчен уңай шартлар тудырды.

Ефәк кортын агулап кына бетереп була. Тагын шунысы бар: ефәк кортын агулыйм дип, тирә-юньдәге чишмәләргә, сулыкларга, умарта кортларына зыян салмаска кирәк. СанПиН таләбе шундый.

– Быел Баулы, Бөгелмә, Болгар, Азнакай, Лениногорск урманчылыкларында 13,2 мең гектар мәйданда ефәк кортын юк итү буенча чаралар уздырылачак. Биологик препаратлар ярдәмендә эшкәртү җирдә дә, авиация ярдәмендә дә башкарылачак, – дигән иде Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.

Урманчыларның да хәлен белештек. Алар ефәк корты белән көрәшергә әзерме?

Нурлат урманчылыгы җитәкчесе Рөстәм Галиев фикеренчә, кортлардан бөтенләй котылу өчен, аларны агуларга кирәк. Агуны да дөрес итеп сибәсе бар.

– Инде без узган ел ефәк кортын агуладык. Таләпләрне үтәп эшләдек. Елга-күлләр, чишмәләр янындагылары калды. Авыл халкы да бер фикергә килә алмый. Кайберәүләр, агулагыз, дисә, кайсылары, тимәгез, ди. Шунысын да әйтик: корт агуы зыянсыз ук түгел, – ди ул.

Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин сүзләренчә, 2022 елда ук ефәк корты Нурлат районы белән чиктәш урында 65 гектар җирдә агачларга зыян салган була. Ул елны да кыштан соң кортлар бетәр дип өметләнәләр. Тик 2023 елда ефәк корты тагын 20 мең гектар мәйданда урманга зыян сала.
– Былтыр бөтен җирне биологик препарат белән эшкәрттек. Без химик препарат белән агулау яклы түгел. Шөкер, быел бар да тынычка ошап тора. Ефәк корты йомыркаларын нефть белән дә эшкәртеп чыктык. Ефәк корты бездә бетәр, дип уйлыйм. Бетмәсә, барыбер бетерәбез. Аксубай белән Нурлат якларында аннан котылдылар, – ди урманчы.
Равил Кузюров бакчасы булган һәр кешегә бар агачларны карап чыгарга киңәш итә. Әгәр инде ефәк корты күренә икән, аларны «Дефилигнум», «Лепидоцид» дигән препаратлар сибеп бетерергә була.

Ефәк корты безнең республикага каян кергән соң? Урманчыларның күбесе әйтүенчә, Оренбург ягыннан килгән. Кайберәүләр ефәк кортының безнең урманнарда 10 елга бер очраганын да күзәткән. Ә менә Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат үзәгендә әйтүләренчә, ефәк күбәләге 2022 елда Азнакай, Аксубай, Әлки, Биләр, Минзәлә, Нурлат һәм Чирмешән урман хуҗалыкларында табыла.

– Быел ефәк кортларын җирдән дә, күктән дә агулаячаклар, – ди матбугат үзәге җитәкчесе Альмира Нуретдинова.

Белеп тор!
Бер күбәләктән 300дән алып 1200гә кадәр личинка чыга ала. Шуңа да бер төн эчендә бер агачның яфракларын ашап бетерүләре дә бик мөмкин. Агачта җәй яки көз көне соры төстә беләзек формасында тыгыз булып оешкан күбәләк йомыркалары күренсә, ул ботакны төптән кисеп алырга һәм керосинга салырга кирәк.


Фикер өстәү