Алтыга кадәр: 1 июльдән ташламалы гаилә ипотекасы үзгәрергә мөмкин

Илнең Финанс министрлыгында 6 процентлы гаилә ипотекасын алты яшькә кадәр балалары булганнарга гына бирергә тәкъдим иткәннәр. Ә калганнар? Сабыйлары бу яшьтән зуррак әти-әниләргә күбрәк түләргә туры килмәгәе. Балалы гаиләләргә тораклы булу җиңелме? Яңалык гамәлгә керсә, моннан кемнәр отачак? Бу хакта белгечләрдән сорадык.

Ирләр тарта

Казанда яшәүче Зәринә һәм Рамил Гарифуллиннар икенче бәбиләрен көтәләр. Олы кызларына – сигез яшь. Гаиләнең үз торагы юк. Фатирны арендага алып яшиләр.

– Икенче балабыз тугач та, гаилә ипотекасы рәсмиләштерәчәкбез, – ди гаилә башлыгы. – Бүген яңа йортта ике бүлмәле фатир уртача 11–12 миллион сум тора. Ә банклар ипотеканы 16–18 процент белән бирә. Бала тәрбияләүче яшь гаиләләрнең бу кадәр акча түләү мөмкинлеге юк. Минемчә, тораклы булуның бердәнбер юлы – гаилә ипотекасы.

Рамил Гарифуллин исәпләп тә караган: шәһәр читендә 20 елга ипотекага 5 миллион сумлык бер бүлмәле фатир сатып алсаң да, торакны, үз тормышыңны иминиятләштерүне дә кертеп, айлык түләү 60 мең сумнан артып китә. Гаилә ипотекасы исә икеләтә арзанракка төшә. «Беренче очракта – кредит оешмасына 10 миллион сумга якын акча өстәп кайтарасы булачак. Ә менә гаилә ипотекасы буенча процент өлеше 3 миллион сумнан артмый. Аермасы зур», – ди әңгәмәдәшебез.

Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев әйтүенчә, республикада дәүләт программалары арасында гаилә ипотекасына карата кызыксыну зуррак. Бу елның беренче өч аенда Татарстанда 14,5 миллиард сумлык 2810 шундый кредит рәсмиләштергәннәр инде.

Статистика мәгълүматларына караганда, гаилә ипотекасын рәсмиләштерүчеләр арасында ир-атлар күбрәк. Аларга уртача – 36 яшь. Ә сатып алына торган торакның уртача мәйданы – 55 квадрат метр.

«Кичә кирәк иде»

Вазгыять якын арада үзгәрмәгәе. Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында илдә бу елның 1 июленә кадәр гамәлдә булган гаилә ипотекасын 2030 елга кадәр озайтырга тәкъдим итте. Шунысы да бар: әлеге торак нәкъ менә яшәү шартларын яхшырту таләп ителгән гаиләләргә бирелергә тиеш. Ни дисәң дә, дәүләт программасының төп максаты – бала табарга өндәү бит.

Әйткән сүз – аткан ук. Россия Финанс министрлыгында бу атнада 6 процентлы әлеге банк кредитын алты яшькә кадәр балалары булганнарга гына калдырырга тәкъдим иттеләр. Ни өчен икәнен дә аңлатканнар. Сер түгел, өйдә бала тугач, урын җитми башлый. Шуңа күрә мәктәп яшенә җитмәгән сабыйлары булган әти-әниләр өчен торак шартларын яхшырту мәсьәләсе көн кадагында тора, дигәннәр. Ә менә зуррак ул-кыз тәрбияләүчеләр арасында иркен йорт-фатирларда яшәп тә, шул рәвешле кулдагы акчаны «эшкә җигүчеләр» шактый икән. Менә шундыйларга чик куймакчылар. Аларга гаилә ипотекасын 12 процентка кадәр күтәрмәкчеләр. Бәхәсле фикер, әлбәттә: баланың һәркайсы кадерле.

Һәр сөйләгән сүз хикмәт түгел. Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләр буенча белгече Фәнис Хөсәенов әнә шул фикердә. Аның әйтүенчә, ташламалы ипотека программалары торак базарында бәяләрнең бермә-бер артуына китерде.

– Өстәвенә безне даими рәвештә дәүләт программалары тәмамлана, дип кисәтеп тордылар. Аңлашыла, алар туктамады. Әмма ташламалы ипотека менә-менә бетә дигән саен, халык кырылып фатир сатып алырга кереште. Шуның аркасында, торак бәяләре тагын да кыйммәтләнде. Соңгы дүрт елда гына да фатир бәяләре ике тапкыр диярлек артты, – ди ул.

Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, иң яхшысы – торакны кичә сатып алырга кирәк иде.

– Гаилә ипотекасы 2030 елга кадәр искечә дәвам итә алмаячак, бу – бәхәссез. Чөнки дәүләт әлеге программаны тормышка ашыруга зур чыгымнар тота. Тагын шунысы да бар: торак шартларын яхшыртырга теләүчеләр, аннан бигрәк, мондый мөмкинлеге булганнар ипотека рәсмиләштереп бетерде инде. Бүген Казан халкының, мәсәлән, уртача айлык хезмәт хакы ипотека түләргә җитми. Ничек кенә булмасын, банк биргән 16–18 процент янәшәсендә 12 процент та күңелгә җылы өсти, – ди белгеч.

Гүзәл ЕРШОВА, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, тарих фәннәре кандидаты:

– Татарстанда бала тәрбияләүче гаиләләрнең яшәү шартларын яхшырту, әти-әниләргә эш өчен мөмкинлекләр тудыру юнәлешендә киңкырлы гаилә һәм демография сәясәте алып барыла. Моның нәтиҗәсе дә күз алдында. Мәсәлән, республикада яшәүче 1985 елда туган хатын-кызларның 73,6 процентының икенче баласы бар. Бу – ил күләмендә зур сан. Ә Идел буе федераль округында без әлеге күрсәткеч буенча, гомумән дә, беренче урында. Тагын ике санга күз салыйк. 1960 нчы елларда туган һәр биш хатын-кызның берсе генә өч бала алып кайткан. 1978–1985 елларда туучылар арасында исә һәр өч хатын-кызның берсе утыз яшькә күп балалы әни булган. Бала алып кайту турында карар кабул итүдә әти-әниләргә дәүләттән ярдәм чаралары зур әһәмияткә ия, әлбәттә. Россия Фәннәр академиясенең Демографик тикшеренүләр институты тарафыннан илнең ун төбәгендә үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре дә шуны күрсәтте. Әлеге эштә Татарстан Фәннәр академиясе дә катнашты. Сораштыру барышында ачыкланганча, республикада яшәүчеләрнең яртысы диярлек өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләргә тели. Респондентларның 70 проценты өчен бала үстерү – иң мөһим бурычларның берсе. Башка төбәкләрдән аермалы буларак, бездә сораштыруда катнашучыларның яртысы никах теркәлгән булырга тиеш, дип саный. Шунысын да искәртик: баланы акча өчен генә тапмыйлар. Татарстанда яшәүче ир-атларның – 20, хатын-кызларның 17 проценты гына, бәби алып кайту турында карар кабул иткәндә, торак шартларын яхшырту чарасы буларак ана капиталын исәпкә алдык, дигән.

Гаилә ипотекасы төзүчедән әзер яки төзелеп килүче торак, шулай ук, юридик заттан йорт салу өчен җир яки җир кишәрлеге булган йорт сатып алганда бирелә.

Аны кемнәр алырга мөмкин?

– 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче һәм аннан соңгы баласын алып кайткан гаиләләр;

– 18 яшькә кадәрге ике бала үстерүче гаиләләр;

– Инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр.

Сорау – җавап

Гаилә ипотекасын берничә тапкыр алырга ярыймы?

Булат ЗАКИРОВ, «ВТ» юристы:

– Бу программа буенча кредитны берничә тапкыр рәсмиләштерергә мөмкин. Гаилә ипотекасына бәйле чикләүләр юк. Шул ук вакытта, гаилә ипотекасы 2023 елның 23 декабреннән соң рәсмиләштерелгән булса, түбәндәге таләпләрне үтәргә туры киләчәк:

– гаиләдә тагын бала туган;

– сатып алыначак торакның мәйданы элеккегесеннән зуррак;

– алдагы ипотека түләнеп беткән.


Фикер өстәү