Фәрит Мөхәммәтшин Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Җиңү паркындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды. Әлеге традицион чарада милли-мәдәни берләшмәләр, Татарстан халыклары ассамблеясы, яшьләр дә катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, әлеге традиция – Бөек Ватан сугышында Җиңү хакына гомерләрен кызганмаган батырларга, ата-бабаларыбыз хәтеренә хөрмәт күрсәтү чарасы. «Мин яшьләребезгә рәхмәтле. Алар, нинди генә дин һәм милләт вәкиле булуларына карамастан, инде 79 ел буе яшәгән бөек хәтеребезгә тугры кала. Минемчә, бу киләчәктә дә шулай дәвам итәчәк, ата-бабаларыбызның батырлыгы буыннан-буынга тапшырылачак», – диде Парламент башлыгы.

Бүген Татарстанда 11 меңләп ветеран яши. Фәрит Мөхәммәтшин алар һәрьяклап ярдәм күрсәтүче республика җитәкчелегенә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен дә белдерде. «Без дә шактый катлаулы заманда яшибез. Илебезне, җиребезне, гаиләләрне яклап, батырлык күрсәтүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга да аерым рәхмәтебезне җиткерәбез», – диде ул.

Тантаналы чара татар, рус, чуаш, таҗик һәм башка телләрдә сугыш турында шигырьләр уку белән дәвам итте.


Фикер өстәү