Кыраулар алдыннан утыртылган кишер һәм суганның уңыш бирәчәкме-юкмы икәнен аңлатканнар

Сорауга биолог җавап биргән.

Кайберәүләр, апрель ае җылысына алданып, бакчаларында кишер суган, кайберәүләр хәтта чөгендер утыртырга өлгерде инде. Менә хәзер – көннәр суытып, кыраулар төшә башлагач, алар, уңыш булырмы-юкмы икән, дип борчыла.

Чаллыдан биолог Габделхәй Сәмигуллин “Челнинские известия” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп иткәнчә, барысын да вакыт күрсәтер. Суган орлыгының, башка яшелчә орлыкларының сыйфатына бәйле бу.
“Салкыннан орлык суганына зыян килсә, ул укка китәчәк һәм бары тик орлыкка калдыру өчен генә яраклы булачак, – дип кисәткән Габделхәй Сәмигуллин. – Ягъни барысын да яңадан утыртырга туры киләчәк. Кишергә килгәндә, салкынга чыдам культура бу. Аз-маз суыкны әйбәт кичерә. Күп кенә бакчачылар аны кышка да чәчеп калдыра әле”.
Сүз уңаеннан, салкынга чыдам культураларга керә: петрушка (-7…-9 градусны җиңел кичерә), кишер (-5…-7), сельдерей (-3…-5), шулай ук суган, укроп һәм шпинат (-5…-7).


Фикер өстәү