Салкынга аллергия өшүдән нәрсәсе белән аерыла?

Алдагы тәүлекләрдә синоптиклар аномаль салкыннар вәгьдә итә. Шуңа бәйле рәвештә өшү, салкынга аллергия кебек күренешләр дә ешрак күзәтелергә мөмкин, дип кисәтә белгечләр. Аларны бер-берсеннән ничек аерырга?

Дерматолог Ирина Котова сүзләренә караганда, салкынга аллергия вакытында тән тиресе сулы кабырчыклар белән каплана. Алар салкынга чыккач кисәк пәйда була да, жылыга кергәч, ярты сәгать эчендә юкка да чыга.
— Салкынга аллергия еш кына балачакта ук, яки гормональ фон үзгәреш кичергән усмер чорда пәйда була. Ул организмга әллә ни зур зыян салмый. Антигистамин дарулар эчүгә юкка да чыга, — ди табиб.
Өшегәндә хәлләр мөшкелрәк. Андый чакта өшегән урын кызарып, чеметеп тора. Тора-бара ул урын шешеп, авырта ук башларга мөмкин.
— Өшегән урынны уып, жылытып, андагы кан әйләнешен торгызырга кирәк. Моны жайлап кына, иң яхшысы — кулга бияләй киеп эшләү хәерле. Өйдә чакта өшегән урынны бүлмә температурасындагы суда тотып та жылытырга була. Өшегән урында тән тиресе зарарланган булса, аны уарга, ышкырга ярамый. Составында пантенол булган мазь сөртергә кирәк, — ди дерматолог.


Фикер өстәү