6 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

210 ел элек (1813) Александр I Ватан сугышы тәмамлану турында манифестка кул куя

Бу сугыштагы хәрби хәрәкәтләр барышында 300 меңгә якын кеше һәлак була. Көнбатышта урнашкан күп кенә районнар бөлгенлеккә төшә. Болар барысы да Россиянең алга таба эчке үсешенә зур йогынты ясый. Ләкин шул ук вакытта рус җәмгыятендәге барлык катламнарның үз ватанына булган батырлыгы, милләтпәрвәрлеге һәм мәхәббәте ачык күренә.

Россия императоры Александр I имзалаган Манифест (1812 елның 25 декабре) 1813 елның 6 гыйнварында Ватан сугышының тәмамлануын билгели. Шулай ук ел саен Раштуа көнендә Бөек Җиңү көнен дә бәйрәм итәргә чакыра. Бәйрәм 1917 елгы Октябрь революциясеннән соң гамәлдән чыгарыла.

189 ел элек (1834) Россия империясенең гимны гамәлгә керә

1833 елда император Николай I Россиянең яңа гимнына ябык конкурс игълан итә. 1816 елдан бирле гамәлдә булган гимннан аермалы буларак, яңа гимн Ходай ролен түгел, ә дәүләт хакимиятендә патшаның ролен күрсәтергә тиеш була. Бәйгедә җиңүче Алексей Федорович Львов була.

Император тарафыннан хупланган гимн киң халыкка (1833 елның 25 декабре) 1834 елның 6 гыйнварында Раштуа һәм 1812 елгы Ватан сугышы тәмамлану көнне тантаналы рәвештә тәкъдим ителә.

1937 елда икенче Бөтенсоюз халык санын исәпкә алу була

Ләкин беренче нәтиҗәләрне алуга ук, ул хакимият тарафыннан «зарарлы» дип табыла. Бу эштә катнашкан барлык хезмәткәрләр репрессияләнә. Архивларда сакланган мәгълүмат матбугатта бары 1990 елда гына бастырыла.

1992 елда Таулы Карабах үзенең бәйсезлеге турында игълан итә

Бу вакыйга ике ел дәвам иткән Әрманстан һәм Азәрбайҗан арасындагы сугышка сәбәпче була.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү