Рөстәм Миңнеханов Президент атамасы турындагы законны имзалады

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституциясенә Президент вазыйфасы атамасына кагылышлы үзгәрешләр кертү турыдагы карарны имзалады.

Аның нигезендә, 2025 елдан Татарстан җитәкчесе русча «Глава – Раис Республики Татарстан», яки кыскача «Татарстан Республикасы Рәисе» («Раис Республики Татарстан») дип аталачак.
«Татарстан Республикасы югары вазифаи затының вазифасы атамасы, әлеге маддәнең 2 өлешендә каралган, Татарстан Республикасы Конституциясендә атамага тиешле таләп керткән үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң сайланган Татарстан Республикасының иң югары вазыйфаи затына карата кулланыла», — диелә законда.
Шул рәвешле төзәтмәләр үз көченә кергәнче сайланган Татарстан Республикасының иң югары вазифаи заты, шул исәптән республиканың гамәлдәге җитәкчесе дә, Татарстан Президенты атамасын вәкаләтләр срогы чыкканчы саклаячак.
Закон 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде.


Фикер өстәү