Татарстанда паром кичүе янында «КАМАЗ» белән җиңел машина бәрелешеп суга төшкәннәр

Фаҗига урынында оперативниклар һәм водолазлар эшли.

Татарстан прокуратурасы хәбәр итүенчә, 30 сентябрьдә Югары Ослан районында «Югары Ослан-Аракчино» паром кичүендә «КАМАЗ» йөк машинасы «Ауди» автомобиле белән бәрелешкән һәм алар икесе дә суга төшкәннәр.

Һәлакәт урынына Югары Ослан районы прокуроры Василий Егоров килгән.

Хәзер әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклана. «КАМАЗ» машинасын йөртүче кабинадан чыга алган. Ул чит ил машинасы эчендәге ике кешенең һәлак булуын әйткән. Йөк машинасына ком төялгән булган.


Фикер өстәү