Татарстанда беренче йөзмә күчмә ягулык салу станциясе эшли башлады

Казанда, Аракчино кичүендә, Татарстанда беренче йөзмә күчмә ягулык салу станциясе эшли башлады. Судно хуҗалары ярга чыкмыйча гына ягулык сала алачак.

Без йөзеп йөри торган ягулык салу станциясен ачарга булдык (ПЗС), – дип сөйләгән “Аракчино – Югары Ослан” боз кичүе җитәкчесе Илдар Насыйров.

– Ул җәен дә, кышын да эшли. Белгечләр аңлатуынча, аның уңайлыкларына килгәндә, һава мендәрендә суднога, кар машинасына һәм квадроциклга ягулык салырга мөмкин. Җәен монда яхта, катер да ягулык сала алачак.
Бу Татарстанда эшли торган бердәнбер йөзмә ягулык станциясе. Аның өстенлеге шунда: катер яки кар чанасы хуҗаларына ягулык салу өчен яр буена чыгарга кирәк булмаячак. Балыкчылар судноларын һәм яхта хуҗалары 92нче маркалы бензин, дизель ягулыгы сала ала, ягулык базар бәясендә.
Хәзер ягулык станциясе 8.00-17.00 сәгатьләрдә эшли. Җәйгә станцияне тәүлек дәвамында эшләтүне оештыру планлаштырыла.


Фикер өстәү