Агыйдел кичүе аша кышкы юл ачылды

Бер ай элек паром кичүе быелга соңгы рейсын ясаган иде. 23 декабрьдә Агыйдел кичүе аша кышкы юл ачылды. Бу турыда Актаныш муницмпаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ике республиканы тоташтырган боз юлын махсус комиссия вәкилләре тикшерде. Бүгенге көндә бозның калынлыгы җиңел машиналарга елганы аркылы чыгарга мөмкинлек бирә. Ләкин авыр йөк машиналарына боз өстенә керергә иртәрәк әле. Моның өчен чатнама салкыннар кирәк.

«Әлегә 2 тоннага кадәрге транспортларга юл ачык. Алга таба бозны калынайту эше дәвам итәчәк һәм авыр техникаларга да юл ачылачак», — диделәр боз юлы өчен җаваплы оешма вәкилләре.

Шуны да искәртеп китү урынлы булыр, быел Агыйдел аша кышкы юл, узган ел белән чагыштырганда, 10-12 көнгә соңрак ачылды.

Боз кичүе тәүлек әйләнәсе эшли. Күпмедер вакыттан соң «Газель» автомобильләре дә бозга керә алачак дип ышандыра белгечләр.


Фикер өстәү