Начар күрүче һәм күрмәүчеләр өчен «Театрлы Татарстан» китабы басылып чыкты

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсендә Брайльнең рельефлы-нокталы шрифты белән Россиядә Театр елына багышланган «Театрлы Татарстан» китабы басылды. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проект авторы Гөлүсә Закирова Татарстанда театр сәнгатенең тирән традицияләре, бай һәм якты тарихы бар, ул укучыларда зур кызыксыну уята, диде. Шуңа күрә проектның иҗади командасы бер басмасын республика театрларына багышларга һәм күрмәүчеләргә театрлар белән уңайлы форматта танышырга мөмкинлек бирергә дигән карар кабул иткән.

Басма республиканың уникаль театр мәдәнияте белән таныштыра, бер-берсен баетучы рус һәм татар театр традицияләре турында сөйли. Китапта башкала һәм аннан читтә урнашкан театрларның тарихы һәм хәзерге торышы, күренекле театр эшлеклеләре һәм актерлары турында мәгълүмат бирелә.

Шулай ук проект кысаларында Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының 3D-макеты эшләнгән. Театрның матур һәм мәһабәт бинасы Казанның үзәк мәйданнарының берсен бизәп тора. Китапханә хезмәткәрләре тырышлыгы белән хәзер күрмәүче кешеләрнең дә сәнгать сараеның тышкы күренеше архитектурасы белән тактик яктан танышу мөмкинлеге барлыкка килде.


Фикер өстәү