Балалар гомерен автомобиль креслосы коткарып калган

Бүген Казан-Шәмәрдән юлында “Рено” автомобиле юл кырыена төшеп китә. Машина салонында йөртүченең хатыны һәм ике баласы да булган. Бәхеткә, беркемгә дә зыян килмәгән, чөнки балалар махсус креслоларда утырган, ә өлкәннәр саклык каешларын эләктергән булган.

Госавтоинспекция кисәтүенчә, балалар креслосы – иң ышанычлы саклау җайланмасы. Күп кенә тикшеренүләр күрсәтүенчә, әлеге җайланма балалар арасындагы үлү очракларын – 54, имгәнү очракларын – 76, авыр җәрәхәт алуларны 92 процентка киметә. Шуңа күрә әти-әниләр балаларының куркынычсызлыкларына аеруча зур игътибар күрсәтсеннәр иде, ди ЮХИДИ хезмәткәрләре.


Фикер өстәү