Ел башыннан республикада янгында ун кеше һәлак булган

Татарстанда узган тәүлектә 11 янгын чыккан. Бер кеше зыян күргән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, ел башыннан республикада 95 янгын чыккан. Аларда биш кеше зыян күргән, ун кеше һәлак булган, 20се коткарылган.

Күпчелек очракларда янгын уттан саксыз файдалану, тәмәке тарту, җылыту мичләренең һәм төтен чыккычларның дөрес эшләмәве, электр җиһазларыннан дөрес файдаланмау аркасында килеп чыга.


Фикер өстәү