Сильвия Чаркина: «Чуаш телен өйрәнергә теләүчеләр күп»

Телне гади һәм кызык итеп өйрәтсәң, балалар бик тиз сөйләшә башлаячак. Татарстан Халыклар дуслыгы йортында урнашкан чуаш халкының якшәмбе мәктәбе директоры Сильвия Чаркина әнә шулай ди. Бүген монда 27 бала йөри. Иң кечесенә – 5 яшь.

Сильвия үзе – Чүпрәле районының Старое Чекурское авылы кызы. 12 ел «Мисс Татарстана» оешмасында башкарма директор, аннан балалар бакчасында методист булып эшләгәннән соң, якшәмбе мәктәбенә укытырга килгән. Белгечлеге буенча тарих укытучысы. Биш ел балаларга чуаш телен, мәдәниятен, тарихын, традицияләрен өйрәтә. Сильвия балаларның һәрбер өйрәнгән сүзе, ирешкән уңышы өчен сөенә. Тырышлыгы юкка китмәгән, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән.

– Безнең мәктәптә бик кызык. Монда азәрбайҗан, грузин, әрмән, вьетнам һәм башка милләт вәкилләре атнаның һәр якшәмбесендә туган телләрен өйрәнергә килә. Һәрбер укытучы аерым программа буенча эшли. Атнага 2 дәрес керә, тагын бер сәгать фольклор өйрәтәм. Ике төркем оештырдык, анда 15әр кеше йөри. Якшәмбе мәктәбендә балалар беренче тапкыр чуаш җырларын, шигырь­ләрне ишетәләр, – ди Сильвия Чаркина.

Аның әйтүенчә, чуаш телен өйрәнергә теләүчеләр күп, әмма барысына да урын җитми. Шуңа күрә күбрәк телне начаррак белүчеләрне сайлап алырга тырыша. Әнә менеджер булып эшләүче 25 яшьлек Олег Журавлев чуаш телен бер ел эчендә өйрәнгән. Шәһәрдә туып үскән егет килгәндә бер сүз дә белмәгән. Егет күбрәк авылдан килгән чуаш яшьләре белән аралашкан. Халыклар дуслыгы йортында «Аталан» чуаш яшьләре хәрәкәтенең эшләве дә отышлы. Бергә аралашып, бик күңелле итеп яшиләр.

– Үземнең балалар да шәһәрдә үсә. Софиягә – 9, Стефаниягә – 7 яшь. Өйдә ирем, әнием, балалар белән чуашча аралашабыз. Балаларның туган телләрен белүенә сөенәм. Бу – һәрбер гаиләнең бурычы, – ди Сильвия. – Телне өйрәнү өчен атнага бер мәртәбә сабак алу гына җитми. Шуңа өй эше биреп җибәрәм. Төркемдә катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар. Әйтик, биш бала шундый. Алар озакка килмәгәннәрдер дип уйлаган идем, кайберләре өч ел йөри инде. Әтиләре балаларын иртүк китерә. Бергәләп милли костюмнар тегәбез. Балалар бик теләп йөриләр. Кагыйдәләр белән генә телне өйрәтсәк, барысын да куркытып бетерәчәкбез. Шуңа күрә уен рәвешендә җиңел итеп өйрәтәм. Тарих, мәдәният, халык җыр­лары, шигырьләрсез дә булмый. Әйтик, башта әкият сөйлим, аннан рәсем ясыйбыз, геройлар турында фикер алышабыз. Гади тел белән өйрәткәндә, бернинди проблема да юк. Кемдер – 1, кемдер 3–4 ел укый. Зурлар төркеме гел яңарып тора. Яңа студентлар килә, бергә аралашабыз.

Якшәмбе мәктәбендә милли бәйрәмнәрне дә уздыралар. Күргәзмәләр ачуда катнашалар, башка милләтләрнең бәйрәмнәрендә чуаш мәдәнияте белән таныштыралар. Күптән түгел «Уен-фест» фестивале уздырганнар. Ял көне булса да, ул бүген дә Халыклар дуслыгы йортында.

Милли бәйрәмнәрдә хуплу (бәлеш), шартан пешерәләр. Өлкәннәрнең «Салам» ансамбле дә эшли. Әбиләр балаларга яшь чактагы җырларын җырлый, борынгы йолаларны күрсәтә. Иң актив яшьләр дә монда. Әлки районының Хузангай авылында укучылар форумы уздыралар. Анда халык шагыйре Петр Хузангай яшәгән. Менә шулай чуаш халкының телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен бергәләп саклыйлар.


Фикер өстәү