Казан укучылары гомумроссия онлайн-чыгарылыш кичәcенә кушылачак

27нче июньдә илебез мәктәп укучылары өчен гомумфедераль «Чыгарылыш кичәсе — 2020» узачак. Бәйрәм чарасы онлайн-форматта оештырылды һәм барлык төбәкләрдәге мәктәпләрнең чыгарылыш укучыларын Россия Мәгариф министрлыгының социаль челтәрләрдәге рәсми бергәлеге мәйданчыгында берләштерәчәк, дип яза Казан мэриясе порталы.

12.00 сәгатьтән мәктәпне тәмамлап чыгучыларны күренекле педагоглар, мәктәп директорлары, югары уку йортлары ректорлары һәм илнең төрле төбәкләреннән ата-аналар котлый башлаячак. Шулай ук балаларны Россия Президенты Владимир Путин, Россия мәгариф министры Сергей Кравцов, РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков котлаячак.

Һәр төбәктә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен күпсанлы онлайн-чаралар уздырачаклар, аларда теләге булган һәркем катнаша алачак.

Онлайн-чыгарылыш кичәсенең иң якты вакыйгаларының берсе «Зур тәнәфес» конкурсы булачак. Чара программасында — олимпиадаларда һәм бөтенроссия конкурсларында җиңүче мәктәп укучыларының, «Ел укытучысы» төбәк һәм федераль конкурсларында җиңүчеләрнең, «Кванториум», IT-куб, «Үсеш ноктасы» балалар технопаркларын тәмамлаучыларның тарихлары. Чарада катнашучылар шулай ук бәйрәм традициясе — ел саен мәктәпне тәммлаучы укучылар өчен чыгарылыш кичәсен үткәрү — барлыкка килүнең тарихи фактларын беләчәк.

Быелгы чыгарылыш укучыларын уникаль вакыйга көтә — педагоглар катнашында «Одноклассники» социаль челтәрендә узачак тарихта иң массакүләм видеошалтырату. Анда берьюлы 100 укытучы катнашачак, алар балаларны һәм аларның әти-әниләрен котлаячак.

Мәскәү вакыты белән 18.00 сәгатьтә социаль челтәрләрләрдә кичәге мәктәп укучылары өчен эстрада йолдызлары катнашында «Төп чыгарылыш» исемле бәйрәм концерты башланачак. Балаларны яраткан артистларның чыгышлары көтә, ә кайберләре хәтта кумирлары белән аралаша да алачак. Программада шулай ук призлар белән конкурслар, күпсанлы мастер-класслар һәм флешмоблар планлаштырылган.

Чыгарылыш кичәсенең кичке программасы «Ал җилкәннәр» традицион фестивале белән тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.


Фикер өстәү