Элекке икътисад министры вафат булган

Россиянең элекке икътисад министры Евгений Ясин 89 яшендә вафат булган. Әлеге вазыйфаны ул 1990 нчы елларда биләгән.

Бу хакта язучы, телевидение тапшырулары алып баручы, Югары икътисад мәктәбенең элекке профессоры Александр Архангельский үзенең социаль челтәрләрендә язган, дип хәбәр итә РБК.

Ясин – 1990нчы еллар башында Россиядә икътисадый реформаларның чишмә башында торган шәхес. Ул Советлар Союзы таркалганнан соңгы чорда, шулай ук Ельцин идарә иткән чорда үзгәрешләр буенча эшләгән. 1994-1997 елларда икътисад министры булган.

Моңа кадәр Борис Ельцин администрациясенең элекке җитәкчесе Сергей Филатов 88нче яшендә вафат булган.


Фикер өстәү