Илгиз Зәйниев курчаклар белән Камалның «Беренче театр»ын һәм «Банкрот»ын чыгара

«Әкият» татар дәүләт театры 90нчы юбилей сезонын Галиәсгар «Камал комедияләре» белән ача. Беренче тамашачылар спектакльне 28 сентябрьдә карый ала.

«Камал комедияләре» дип аталган бер спектакль ике легендар пьесаны — «Беренче театр» һәм «Банкрот»ны берләштергән. Әлеге ике пьесаны татар кешесенең театрга булган мәхәббәте, татар табигатенең уйнарга атлыгып торуы берләштерә», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев, куючы рәссам – Екатерина Спиридонова, композитор – Марат Әхмәтшин.

«Театрда күптән татар комедия куясым килә иде. Без аны перчаткалы курчаклар белән куйдык. Театр репертуарында мондый курчаклар күптән булмаган. Гади тоелса да, аларның мөмкинлекләре зур», ди режиссер Илгиз Зәйниев.

Спектакль 2 сәгать бара. Яшь чикләре 12+. Рус теленә синхрон тәрҗемә бар.

 


Фикер өстәү