Илгиз Зәйниев белән Рөстәм Абязовның уртак проектында яңача Шүрәлене күрсәтәчәкләр

«Әкият» курчак театрында балет һәм курчак театры жанрларын берләштергән «Shurale: яңа фантазия» спектакленең репетицияләре бара, дип яза театрның матбугат үзәге.

«Shurale: яңа фантазия» спектакле — «Әкият» курчак театрының La Primavera камера оркестры белән уртак проекты. Премьера халыкара «Абязов-фестиваль»дә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында тәкъдим ителәчәк.

Спектакльнең идея авторы — La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов. Яңа куелыш өчен ул «Шүрәле» балетыннан сюитаны эшкәрткән. «Тамашачы курчаклар катнашында танылган музыканың өр-яңа укылышы белән танышачак. Бу спектакль безнең фестивальне бизәп торачак», — ди Рөстәм Абязов.

Яңа спектакльнең сценарий авторы һәм куючы режиссеры — «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Хореограф — Сәлимә Әминова, рәссам — Сергей Рябинин.

Спектакльдә Курчак театры артистлары белән Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов һәм La Primavera камера оркестры катнаша.

«Shurale: яңа фантазия» спектакле Курчак театрының үз сәхнәсендә гыйнвар аенда булачак.


Фикер өстәү