Пенсия билгеләү турындагы карар иминият стажы, индивидуаль пенсия коэффициентлары һәм башка кирәкле күрсәткечләр булган индивидуаль шәхси счет белешмәләре нигезендә автомат рәвештә кабул ителә.
Пенсия яшенә җитәргә бер ай кала булачак пенсионерга «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинетына хәбәр килә. Шуннан соң гражданинга белешмәләрне тикшерергә һәм пенсияне автомат рәвештә билгеләүгә риза булуын расларга кирәк.
Пенсия расланганнан соң өч сәгать эчендә билгеләнә, ә кабул ителгән карар турында хәбәр «Дәүләт хезмәтләре»ндәге шәхси кабинетка килә. Пенсионер түләүләрне китерү ысулын (банк картасына яки почта бүлеге аша) мөстәкыйль рәвештә сайлый.
Картлык буенча иминият пенсиясен билгеләүнең мондый тәртибе стандарт шартлар (хатын-кызлар өчен – 59 яшькә, ир-атлар өчен 64 яшь җиткәч, иминият стажы кимендә 15 ел булса һәм индивидуаль пенсия коэффициенты 30дан ким булмаса) үтәлгән очракта гамәлдә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез