Газетага язылу

Лилия Гәрәева: «Кешеләргә дөньяны үз күзләрем аша күрсәтәсем килә»

Хыял дөньясында яши ул. Әкиятләр яза, аннары аларны рәсемгә төшерә, рәсемнәр тукымаларга күчә. Милли бизәкләр, әкият геройлары сурәтләнгән яулыклар, футболкалар, күлмәкләр, сумкалар әнә шулай барлыкка килә. Дизайнер Лилия Гәрәева белән Уникаль осталык үзәгендә очраштык. Биредә ул күптәнге хыялын тормышка ашыра.

Лилия Гәрәева: «Кешеләргә дөньяны үз күзләрем аша күрсәтәсем килә»

– Лилия, яңа урында үзеңне ничек хис итәсең?

– Яңа урында яңача. Хәзер үзем генә өлгерә алмыйм, ярдәмчеләр дә алдым. Күптәнге хыялымны тормышка ашырдым. Биредә күбрәк кеше күрә, танышабыз. Хезмәтләремне яраталар. Мин шуңа канатланып, тагын да ныграк иҗат итәргә рухланып эшлим. Чөнки киштәләрне гел тулы тотарга кирәк. Күңелдә бик күп проектлар барлыкка килә. Монда гына түгел, өйгә кайткач та һаман эшләргә туры килә.

–  Туристлар киләме?

– Әлегә бик күп түгел. Шулай да, социаль челтәрләрдән күреп, кемнәндер ишетеп килүчеләр бар. Чит илләрдән кунакларны алып киләләр. Бер көн төрекләр килгән иде, туганнарына күп итеп изүләр сатып алдылар. Бик ошаттылар.

Син иҗат иткән яулык, сумкаларда, мендәр тышларында милли бизәк кенә түгел, ә бик кызыклы иллюстрацияләр төшерелгән. Ул рәсемнәрне ничек уйлап бетерәсең?

– Иллюстрацияләрне ясар алдыннан, башта әкият уйлап чыгарам, шигырьләр дә язам. Ә темаларны төшемдә күрәм. Башымда төрле уйлар кайный. Кайчагында йоклый да алмыйм. Болар барысы да минем иҗатыма бәйле. Башыма килгән уйларымны вакытында тотып калырга тырышам. Күз алдында кызыклы картина туа, һәм мин аны ясый башлыйм.  Халык әкиятләрен укыгач та шулай. Аның дәвамын уйлап чыгарам. Су анасы турында да тагын бер әкият язып бетердем. Тиздән ул китап булып чыгачак. Ә иллюстрацияләре инде мендәрләрдә, яулыкларда, башка кул эшләнмәләрендә чыга да башлады. Бу әкиятләр өлкәннәр өчен. Өйдә балалар белән дә бергәләп әкиятләрне уйлап чыгарып сөйлибез. Яулыкларда, киемнәрдә борынгы милли алкаларыбыз, беләзекләребез, чулпылар сурәтләнгән. Мин аларның күчермәсен Милли музейдагы экспонатлардан алдым.

– Синең кул эшләнмәләреңдә бик төгәл бизәкләр. Аларда профессиональ рәссам кулы сизелә.

– Мин бит үзем рәссам. Әнием: «Син инде 2–3 яшьтә үк бик оста итеп рәсем ясый башладың. Һәр нәрсәне дә үз төсе белән буяп, тулы бер картина тудыра идең», – дип искә ала. Тумышым белән Чаллыдан мин. Мәктәпне тәмамлагач, төзелеш училищесына укырга кердем. Чаллыда яңа уку йорты ачылгач, анда дизайнер һөнәренә өйрәтә башладылар. Кызыксынып кием дизайнеры бүлегенә укырга бардым. Менә шул чорда халкыбызның милли сәнгате, тарихы белән кызыксына башладым. Безне музейларга бик күп йөрттеләр. Төрле халыкларның борынгы этник киемнәрен өйрәнеп тектек. Бизәнү әйберләре белән дә кызыксындык, аларны ясау алымнарын өйрәндек. Мин бит әби-бабай белән үстем. Әнием ягыннан мишәрләр, әтием ягыннан башкортлар. Һәрберсенең үз традициясе бар иде. Йортны бизәүләре, милли ризыклары – барысы да миндә кызыксыну уятты.

– Алкаларың да бик үзенчәлекле. Аларның үрнәкләрен кайдан аласың?

– Аларны күн мозаика бизәкләренә охшатып ясыйм. Читек-кәвешләрдәге бизәкләрне өйрәнәм. Минем кайбер алкалар чиләк-көянтә күтәргән кыз формасында да ясалган. Һәр эшемнең үз мәгънәсе бар. Бизәнү әйберләремне милли, ләкин заманча, бүгенге көнгә туры килсен дип ясыйм.

– Син кул эшләреңне «Урманай» исеме астында чыгарасың. Бу атаманың сере нидә?

– Урманай – борынгы хатын-кыз исеме. Шулай ук андый исемдәге авыллар да бар. Ләкин минем очракта берсенә дә бәйле түгел. Минем бренд ике сүзне берләштерә. Урман һәм ай. Табигать ул – мин көч ала торган, хисләнеп ял итә торган урын. Урманны бик яратам. Ә ай – динемә бәйле. Ул төн җитүен дә ишарәли бит. Ә миңа илһам, иҗади идеяләр күбесенчә төнлә килә. Шуңа да минем өчен «Урманай» исеме бик кадерле һәм тирән мәгънәгә ия.

– Мондый иҗади ханымның гаиләсе турында да беләсе килә. Таныштыр әле.

– Без ирем Илназ белән ике бала үстерәбез. Улыбыз Рамазан, кызыбыз Раяна исемле. Балаларның исемнәрен дә аңлап сайларга тырыштык. Рамазан –җәннәткә күпер, ә Раяна җәннәткә керү капкасы дигәнне аңлата.

– Синең өчен тормыш мәгънәсе нәрсәдә?

– Без бу дөньяда бер тапкыр гына яшибез. Максатым – кешеләргә дөньяны үз күзләрем аша күрсәтү. Мин бу җирдә юкка гына яшәмәвемне тоям һәм үземнән соң балаларыма, оныкларыма ниндидер эз калдырырга телим. Кешеләрдә мәдәниятебезгә, сәнгатебезгә мәхәббәт тәрбиялисе, тамырларыбызны, шушы милли матурлыкны торгызасым килә. Матур бизәнү әйберләрен, милли киемнәребезне онытмасыннар, яратып кисеннәр иде, дип тырышам. Минем өчен тормыш мәгънәсе менә шунда.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.                                                                            

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре