Балалар психологы Галия Гыйләҗева фикерен тәкъдим итәбез:
– Бала өчен, гомумән, ничек тә булса хезмәт кую, уртак эш башкару файдалы. Әмма, ни кызганыч, әти-әниләр бу турыда балалары үсмер яшькә җиткәч кенә уйлана башлый. Кемгә дә булса булышу, ничек тә булса хезмәт кую теләген кечкенә яшьләрдән үк үстерергә, тәрбияләргә кирәк. Бала укырга кергәнче. Әмма әти-әниләрнең төп ялгышы – я баланы кул арасына бөтенләй кертмәү, я, керткән очракта да, эшләгән эшен тәнкыйтьләү. Аңлашыла инде, кечкенә яшьтәге бала бер эшне дә син теләгәнчә эшләмәячәк. Түгәчәк, коячак, ишәчәк, бозачак... Әлбәттә, аның артыннан җыештырырга туры киләчәк. Шуны уйлыйбыз да, «бар, кит, үзем эшлим» дип, баланың эшкә тартылуын үзебез үк юкка чыгарабыз. Яки «син моны дөрес эшләмәгәнсең» дип орышып атабыз... Балага эшләргә ирек бирмәү дә, эшләгән эшен яманлау да киләчәктә аның бөтенләй дә эшләргә теләмәвенә китерәчәк.
Бакчада чүп утауга килгәндә, монда да баланы мәҗбүриләп чыгарып җибәрергә була. Ул очракта моның файдасы булмаячак. Ә бу эшне сөйләшеп, аңлатып, аның күңеленә юл табып кушкан очракта, файдасы, әлбәттә, була. Шуңа да иң элек бала белән мөнәсәбәтләрне җайларга кирәк. Барысы да шунда барып тоташа.
Мәктәп балалары гына түгел, кечерәкләр өчен дә файдасы бар ул чүп дигәннәренең. Логопед Елена Анохина моны менә ничек аңлата:
Беренчедән, чүп йолкып алу баланың вак (мелкая) моторикасы өчен файдалы.
Икенчедән, кечкенәрәк яшьтәге балалар шул рәвешле табигатьне танып белергә өйрәнә.
Өченчедән, чүп утаган чакта бала белән сөйләшергә кирәк. Монысы исә аның сөйләме өчен файдалы. Аерым алганда, җөмләләрне дөрес итеп төзергә өйрәнергә була. «Мин алабутаНЫ йолкып алдым», «Мин кишерГӘ су сиптем» – менә шул рәвешле кушымчаларга басым куеп аңлатырга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез