Ни өчен кайберәүләргә пенсияне киметергә яки түләми башларга мөмкин булуларын аңлатканнар

Пенсионерга алданрак түләнгәннәрне кире кайтарырга кирәк булмаячак.

Пенсия күләме кайбер сәбәпләр аркасында кимрәк түләнелә башларга мөмкин. Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев “Прайм” агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта аңлатып үткән. Беренче сәбәбе – компьютерга, мәсәлән, хезмәт стажы турында дөрес мәгълүматлар кертелмәү. Бу очракта пенсионерга алданрак түләнгәннәрне кире кайтарырга кирәк булмаячак. Әмма хата ачыклангач, пенсия кимиячәк.
Шулай ук инвалид, диагнозы вакытында расланмаган очракта, азрак пенсия ала башларга мөмкин.

Моннан тыш бала балигълык яшенә җитсә, яки көндезге укуын тәмамласа, туендыручысын югалту буенча пенсия алмый башлаячак.

Инде килеп, вакытлыча яшәүгә бирелгән рөхсәтенең гамәлдә булу вакыты чыкса, чит ил гражданины пенсия алудан туктаячак.


Фикер өстәү