«Күп түгел, быел 200 генә каз үстердек»

Балтач районының Кариле авылында яшәүче Зәйнуллиннар хуҗалыгында бу көннәрдә каз өмәләре гөрли. Мин шалтыратканда да каз йолкыган мәлләре иде.

–Күп түгел, быел 200 генә каз үстердек, – дип көлә уңган хуҗабикә Рәхилә. – 25 каздан башлаган идек. Аннан, илле, йөз, йөз илле итттек.Үткән ел 150 каз җитми калды, шуңа быел тагын арттырырга булдык. Дөрес, аңа кадәр дә казлар үстердек, асрадык. Алары үзебез өчен генә иде. Бер үстерә башлагач, кызыксынып китәсең. Сатып алучылар да: “Казларыгыз бик матур, симез, чиста, ите тәмле”, – дип үсендереп тора. Ике ел инде Линда токымлы кара төстәге каз бәбкәләре үстерәбез. Аларын сатып алабыз. Үзебезнең инкубатор да бар. Анда берничә токымлы үзебез асраган каз һәм үрдәкләр салган йомыркалардан бәбкә чыгарабыз.

Бу вакытта берьюлы күп итеп эшкәртелгән казларны кайда саклыйсыз?

–Зур туңдыргычыбыз бар. Әмма казларны анда куеп өлгермибез дисәң дә була. Уңайлы булсын өчен алдан заказ җыябыз. Кешеләр никахка, туйга дип сораганда берничәшәрне дә эшкәртеп бирәбез. Казларны бик күп сорыйлар, үзебезнең районнан гына түгел, Казаннан, башка районнардан да килеп алалар. Берьюлы бишәр-алтышарны алып китүчеләр бар.


Аның кадәр казларның баш-аягы, “дербия”ләре бар бит әле…

–Аларына казларны эшкәртә башлаганчы заказлар җыйнала. Ирем Фәрит кардада йөргән вакытта ук : “Бу казларның башы юк инде”, – дип көлә.

Әле бит сез күп итеп чебиләр дә үстерәсез.

–Ел саен 100-150 ләп, партияләп алып, берничә тапкыр үстереп сатабыз. Быел, мәсәлән, 600 чеби үстердек. 22-25 көнлекне алабыз да, бер ай үстереп, эшкәртеп сатабыз. Аларны да, үрдәкләрне дә бик яратып алалар.

Моның кадәр кош-кортны ни хәлләр карап, үстереп бетерәсез? Аларга нәрсәләр ашатасыз?

–Без бит әти-әниләр белән төп йортта яшибез. Алар да, без олы яшьтә иде дип тик утырмый, бөтен эшебездә булышалар. Үзебез дә авырсынып эшләмибез. Малларны бит яратып карарга, үстерергә генә кирәк, бер авырлыгы да юк. “Китегез моннан, ычкыныгыз әле”, – дип каһәрләсәң, бер мал да, кош-корт та үсми. Мин барысына да “матуркайларым” дип кенә эндәшәм. Ә ашатуга килгәндә, без аларга бодай, арпа, борчак, кукуруз… – барысын да пешереп ашатабыз. Әллә нинди өстәмәләр биргәнебез юк. Биш сыерыбыз бар. Аертылган сөт, эремчек кош-корт өчен бик әйбәт. Бәбкә-чебешләр хәзер “күтәрелеп” китә. Бәрәңге дә пешерәбез. Көзгә таба чөгендер, кабак та ашатабыз. Аларын да күп итеп үстерәбез.

Казларга, үрдәкләргә су булу да бик мөһим бит.

–Без үстергән токымнарга суда коену, көн-төн суда йөзү кирәк түгел. Бакчабыз инешкә терәлеп кенә тора. Шунда алып төшеп коендырып алып менәбез дә, калган вакытны кардада – иркендә торалар.

Кара токымлы каз-үрдәк асрап, чистартып караган кеше белә: алардан “товарный вид” ясар өчен нык тырышырга кирәк. Сезнең казларыгыз ул яктан сынатмый. Сер булмаса, ничекләр чистартып бетерәсез?

–Каз йолкучы кызларым бик тырыша. Без йонны пешекләп йолкыйбыз. “Эч”ләрен алып, чистартып, юып бетергәч, тоз салып кайнаткан чиста кайнар суга манчып алабыз. Аннан инде тастымал белән корытабыз гына. Казлар матурланып та китә, сүле дә акмый. Кешеләр ышанып сиңа килгәч, алар да канәгать калсын дип тырышабыз. Шулай булмаса, кабат ул сиңа килми инде. Шөкер, даими сатып алучыларыбыз күп.

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү