«Симез сыер асраганчы, сигез сыер асра…»

Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра, дип өйрәтә халык мәкале. Тик бүгенге тормыш бу мәкальне күптән инде: «Симез сыер асраганчы, сигез сыер асра», – дип үзгәртте. Симез сыердан әллә ни мәгънә, файда юк хәзер, ә менә сигез сыерың булып, алар әле сөтле дә булса…

Безнең авылда гомер буе мал-туарны күп асрадылар, диләр Балтач районының Түбән Шубан авылында яшәүчеләр. Заманында 45 йортлы булган бу авылда тулы бер урам юкка чыккан, бүген биредә 35 хуҗалык бар, шуларның өчесе буш.  Шушы кечкенә генә авыл көтүендә иллегә якын сыер малы бар. Әле арканга йөргәннәре дә шактый. Бу авылда күпләр икешәр-өчәр сыер асрый, биш-алтыны, җиде-сигезне асраучылар да бар. Мәгъфүр, Габдулла, Шәүкәт, Надир – иң күп асраучылар, диделәр.

Аларның икесендә – кара-каршы гына яшәүче Гөлфирә һәм Мәгъфүр Мусиннар белән Гөлия һәм Габдулла Вәлиуллиннарда мин дә булдым.

Гөлфирә 38 ел сыерлар сауган, Мәгъфүре дә гомер буе фермада оператор булып эшләгән. Бүген икесе дә лаеклы ялда.

– Башта без малларны әллә ни күп асрамадык, ун еллап элек сыерларның баш санын арттыра башладык. Бүгенге көндә тугыз сыерыбыз бар. Дүртесе көтүдә, дүртесе арканда, берсе өйдә, дүрт үгезебез бар, – дип таныштыра уңган хуҗалар.

– Моның кадәр терлеккә азыкны каян аласыз, печән җирегез бармы әллә? – дим. Юк икән, барысын да сатып алабыз, диделәр. Җәен көндәлек ашатыр өчен Лесхозга (Арча районындагы урманчылык) барып, рөхсәт язуы алып кайтабыз да елгалыклардан чабабыз, диләр. «Сөтнең бәясе булганда сыерларны асрау кызыграк, эшен, хезмәтен – берсен дә уйламыйсың инде, айга бер күбрәк акча керә дип тырышасың. Сөтен көндәлек җыеп торалар, проблема булганы юк. Үзебез генә эшләмибез, балалар да булыша», – ди Мусиннар. Дүрт балаларының икесе башлы-күзле, төп йортта яшәүче уллары Рәлиф – Казанда эшләсә дә, йорттагы бөтен эштә төп терәк. Киленнәре Альбина – Кукмара кызы. Икенче оныгыбызны көтәбез, ди Гөлфирә.

Күршеләре Вәлиуллиннарда да тугыз сыер. Яшь булсалар да, моның кадәр терлек асрагач, шуларны карап көн күрәләрдер дип уйлаган идем, ялгышканмын. Бүген икесе дә җирлектәге «Алга» хуҗалыгында терлекчелектә эшлиләр икән. Питрәч районының данлыклы Шәле авылы кызы Гөлия бу авылга килен булып килгәч, эш талымлап тормаган, фермада сыерлар сава башлаган. Әле дә шул хезмәтендә. Берсеннән-берсе сөйкемле өч кыз үстерә алар. Берсеннән-берсе матур исемнәр дә кушканнар – Хәния, Әминә, Ясминә.

– Унөч ел элек өч сыердан башлаган идек, ел саен арттыра-арттыра, тугызга җиткердек. Дүртесен көтүгә чыгарабыз, көтүне үзебез көтәбез. Электр көтүче булса да, малларның үзләрен генә калдырып булмый. Хуҗалыкта эшләгәч, терлек азыгын хуҗалык бирә, җитмәгәнен сатып алабыз. Әле менә шушы көннәрдә генә ун тонна ашлык сатып алдык, – ди Габдулла. Үз көчләре белән зур итеп абзар-кура, печән-салам куяр өчен шулай ук зур итеп лапас эшләгәннәр. Әлеге заманча каралтылар ук биредә бик тырыш хуҗалар яшәвен «әйтеп тора».

– Фермада да эшләгәч, моның кадәр эшкә ничек өлгерәсез соң? – дип сорыйм.

– Фермада эш сменалы. Өйдәгесен икебез бергә эшләгәч, була инде. Әле быелга кадәр әни дә бөтен эшкә булышты (Сафура апа авылдагы иң өлкән хатын-кыз икән), бу җәйдә таякка калгач, мал янына чыгармыйбыз инде. Мал-туар күп булгач, әллә кайларга барып йөреп булмый, туган авылыма да елга берничә тапкыр гына барып кайтабыз… Авырмыйча, җаның тыныч булып яшәсәң, кайда да рәхәт, авылда да яшәр өчен бөтен шартлар бар, – ди Гөлия.

Үзләре тырыш көчләре белән тудырган муллыкның игелеген, бәрәкәтен күрергә язсын, дип саубуллаштым.

Гөлсинә Хәбибуллина

Автор фотосы


Фикер өстәү