Яранның 100дән артык төрен үстерүче Гөлфия Галиева: «Яздан көзгә кадәр өчәр тапкыр чәчәк атып чыктылар»

Мамадышта яшәүче Гөлфия Галиеваның өе чәчәккә күмелгән. Һөнәре буенча сәүдә хезмәткәре булса да, күңеле белән бакчачы ул.

Гөлфия ханым биш елдан артык гөлләр үстерү белән мавыга. Өендә яранның 100 дән артык төре бар. Ул әлеге гөлләргә көн саен 30 литр су сибә.

– Кешеләр бутыйлар. Яран (герань) ул бакча гөле. Өйдә үскәнен пеларгония дип атарга кирәк. Бу гөлләр миңа бик ошый. Аларның нинди генә төре юк. Мин кая барсам да, шушы гөлне алып кайтырга тырышам. Өемдә бер төсле, кабатланган гөлләр юк. Үсентеләрне күбрәк интернеттан алам. Почта аша китертәм, – ди ул.

Хыялы да бар икән: киләчәктә бу гөлнең «Зонартики» дигән төрен үрчетү. Әмма үсенте кыйммәт — 3 мең сум тирәсе тора.

Ире Рамил хатынының гөлләр үрчетүен хуплап кабул иткән. Рамил Галиев гомере буе районда табиб булып эшләгән, җылы сүзе, шифалы кулы белән күпме кешеләрне дәвалаган.

– Йорт тирәбез иртә яздан көзгә кадәр чәчәккә күмелә. Гөлләр өчәр кат чәчәк атып чыкты инде. Йорт тирәсендәге чәчәкләр дә, өйдәге гөлләребез дә күңелне күтәрә. Мин бу эше өчен хатыныма бик рәхмәтле, – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Яранның 100дән артык төрен үстерүче Гөлфия Галиева: «Яздан көзгә кадәр өчәр тапкыр чәчәк атып чыктылар»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү