Алинә Заһитованың әтисе Казаннан китте

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың әтисе Илназ Заһитов Казанның “Ирбис” командасының баш тренеры вазыйфасыннан китте. Әлеге адымын ул гаилә хәле белән аңлатты.

Тумышы белән Актаныш районыннан булган Илназ Заһитов уенчы карерасына 2015 елда нокта куйды. Ул Әлмәтнең “Нефтяник” командасы өчен чыгыш ясаганда, кызы Алинә тәүге тапкыр бозга чыга. Ике ел элек Илназ Заһитов “Ак барс” системасындагы “Ирбис” командасын җитәкли башлады. “Мондый зур клубта эшләү мөмкинлеге булганга сөендем. Монда мине дә, гаиләмне дә җылы каршы алдылар. Барысы да сагыначакмын”, – диде ул хушлашканда.
Билгеле булганча, Алинә Заһитова узган ел үзенең чыгышын туктатып торасын игълан иткән иде. Әлегә карьерасының ничек дәвам итәсе билгеле түгел. Быел ул мәктәпне тәмамлап, укырга керде. Олимпия чемпионы журналистлыкка укыячак. Алинәнең сеңлесе дә үсеп килә. Әнә шундый җаваплы чорда Заһитовлар барысы да бер түбә астында яшәргә карар кылганнар.


Фикер өстәү