Россия Президентын сайлауга 2,9 млн бюллетень әзерләнәчәк

Татарстанда Россия Президентын сайлауга 2,9 млн бюллетень бастырып чыгарачаклар. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утрышында әнә шундый карар кабул ителде.

Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Надежда Борисова әйтүенчә, татар һәм рус телләрендә 2 928 200 данә бюллетень әзерләнәчәк. Шуның 95 400е тавышларны техник чаралар ярдәмендә санау, сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплекслары өчен яраклаштырылган.

Россия Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 март көннәрендә уза. Кандидатлар исемлегендә Владислав Даванков («Новые люди» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм дәүләтнең гамәлдәге башлыгы, үзен-үзе тәкъдим иткән Владимир Путин бар.


Фикер өстәү