Атна ахырында Татарстанда кабат кар явачак

Атна ахырында Татарстанда көннәр җылыначак, кабат кар явачак. Бу хакта КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар информ» хәбәрчесенә сөйләгән.

«Безгә кар алып килгән антициклон көнчыгышка таба күченә. Аңа алмашка Атлантикадан циклон киләчәк. Кабат кар явачак. Бәхеткә, бу юлы ул алай ук күп яумаячак. Иң күп кар Россиянең Европа өлешендә төньякта урнашкан төбәкләрдә ятачак», – дигән ул.

Синоптиклар кар ял көне ява башлап, дүшәмбе көнне дә дәвам итәчәк, дип фаразлый.


Фикер өстәү