Бурыч упкыны: әҗәт камытын ничек салырга?

Соңгы арада Россиядә яшәүчеләрнең микрозаемнар белән кызыксынуы арткан. Июль аенда аның уртача күләме 9 мең сумны тәшкил иткән. Узган ай белән чагыштырганда ул азга гына 0,2 процентка арткан, ди белгечләр. Кулланучылар кредитын бирүалу да үсештә. Бу ике икътисади төшенчәнең бер үк вакытта җанланып китүе сагайтмый калмый, билгеле. Халык әҗәт камытын кия, димәк.

Саннар ни сөйли?

Уртача заем күләме буенча Татарстан 30 төбәк арасында бишенче урынны били. Өчлеккә Мәскәү (11440 сум), Ростов өлкәсе (10430 сум) һәм Санкт-Петербург (10050 сум) кергән. Татарстанда бу – 9912 сум. Әлеге саннарны Кредит тарихлары илкүләм бюросы китерә.

– Микрофинанс институтлары (микрофинанс оешмалары һәм кредит кулланучылар кооперативлары) китергән мәгълүматларга караганда, 2022 елның июлендә микрозаемның уртача күләме 9,04 мең сум тәшкил итте. Шул ук вакытта агымдагы елның июлен апрель ае белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 1,3 процентка кимегән. Апрель аенда заемның уртача күләме икътисади билгесезлек фонында бераз арткан иде – 9,16 мең. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 4,4 процентка арткан. 2021 елның июлендә ул 8,66 мең сум иде, – дип аңлата бюро белгечләре.

Бюроның маркетинг буенча директоры Алексей Волков сүзләренчә, банк бирә торган кредитлар белән дә шундый ук хәл күзәтелә. Май, июнь айларында алар үсештә булган.

Саннарга килсәк, июль аенда Татарстан халкы 33889 кредит алган. Июнь аенда исә – 29110. Июль аендагы кредитның уртача суммасы 265254 сумны тәшкил иткән. Гомумән, бу елның беренче яртысында, автокредитларны да исәпкә алып, республикада яшәүчеләргә 101 млрд сум кредит бирелгән.

Микрозаемнар базарының җанлануы һәм кулланучылар кредитын алучылар артуы хафаландыра, билгеле. Халык бурычка бата. Ил-көндәге вазгыять, чикләүләр матди яктан билгесезлек тудыра. Чөнки россиялеләрнең реаль хезмәт хакы еллык чагылышта 7,2 процентка кимегән. Бу – 2015 елның декабреннән исәпләгәндә, максималь кимү, дип раслый Росстат та.

Борчылыргамы?

Язмада күп тапкыр телгә алынган микрофинанс һәм микрокредит оешмаларының нидән гыйбарәт булуын аңлатып үтәргә дә кирәктер. Финанс белгече Ләйсән Харисова сүзләренчә, кредит алганда уза торган катлы-катлы тикшерүләр булмаганга күрә, микрофинанс оешмаларын халык үз итә дә инде.

– Микрофинанс оешмалары кешеләргә яисә оешмаларга әҗәткә акча биреп торучы оешма санала. Алар ике төргә бүленә. Беренчесе – микрофинанс компанияләре (МФК. – Авт.). Күп очракта бу – федераль әһәмияткә ия булган оешмалар. Икенчесе – микрокредит оешмалары (МКК. – Авт.), – дип аңлатты Ләйсән Харисова. – МФКга карата таләпләр зуррак. Алар аудит-тикшерү узарга, Үзәк банкка еллык хисап тапшырырга тиеш. Ә МККга андый таләпләр юк. Тагын аермаларына килсәк, МФКны Үзәк банк күзәтү астында тота. МКК өчен бу кайбер очракларда гына каралган.
Иң аянычы да шул: мондый оешмаларга мөрәҗәгать итүчеләр дә – төрле катлау кешеләре. Әйтик, хәмер белән дус булганнар да, эшсез калганнар да… Тиз һәм җиңел бирелгән акчаны тиз һәм вакытында кайтарырга кирәк икәнен күпләр истән чыгара шул.

– Иң куркынычы – югары процент күрсәткечләре. Әнә шул процентлар аркасында, күпләр тиешле вакытында кредитын яба алмый да инде. Акча алганда күпчелек моңа игътибар итми, чөнки акча тиз арада кирәк. Шуңа процентларга карап тормыйлар, – ди Ләйсән Харисова. – Ә бит оешмадан алган сумма белән процент суммасын чагыштырсаң, икенчесе бик югары булырга мөмкин. Тагын бер куркыныч ягы: микрофинанс оешмаларының коллекторларга мөрәҗәгать итүе. Аларның нинди басым, ысуллар белән эшләгәнен чамалыйсыздыр.

«На балансе» бухгалтерия фирмасы җитәкчесе Гаяне Мөхәммәтҗанова халыкның микрозаемнар белән кызыксынуы артуының берничә сәбәбен күрә.

– Гомумән алганда, илебездә микрозаемнарга ихтыяҗ арту Россия банкының төп ставкасының кискен артуына бәйле. Бу хәл кулланучылар кредитларын банклардан алу мөмкинлеген киметте. Микрозаем үсешенең икенче сәбәбе – бар нәрсәнең дә кыйммәтләнүе. Төп ставка норма күрсәткеченә кайткач та, халыкның кереме бәяләр белән чагыштырганда артмады, – ди белгеч.

Гаяне Мөхәммәтҗанова микрозаем алучыларга киңәшләрен дә бирде.

– Гомумән, иң яхшысы – аны бөтенләй алмаска, – ди ул. – Бары тик котылгысыз хәл булганда гына кредит бирүнең әлеге ысулын карарга кирәк. Ни өченме? Чөнки бу – бик кыска вакытка бирелгән коточкыч процентлар, икенче төрле әйткәндә, бу – әҗәт упкыны. Шулай да микрозаем алу бердәнбер юл икән, нишләргә соң? Әлбәттә, килешү шартларына игътибар итәргә. Аерым алганда, әгәр дә заем алучы төрле сәбәпләр аркасында (хезмәт хакын тоткарлыйлар, тормышта көтелмәгән берәр хәл килеп чыга) вакытында акча кертә алмый икән, аңа зур пеня язылырга тиеш түгел. Кредиторга бу хакта хәбәр итү, өлешләп түләү яисә реструктуризация сорау мөмкинлеге булырга тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вазгыятьтә кредитоманнар да активлашты. Болар – кредит өстенә кредит алып, шул акчага яшәп, аннан физик затны банкротлыкка чыгару мөмкинлегеннән файдаланып, бурычларын юк итүчеләр. Гаяне Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, һәр гамәл өчен җавап тотасы икәнен онытырга ярамый.

– Банкротлыкка чыгару процедурасы бер тапкыр уңышлы узды икән, икенче тапкыр инде алай булмаячак. Кредит тарихын бер мәртәбә бозгач, бер генә микрофинанс оешмасы да, банк та бурычка акча бирмәячәк. Болай уйнау сезгә кирәкме? Һәр кеше үзе хәл итә, – ди ул.

Икътисад фәннәре докторы, КФУның идарә итү, икътисад һәм финанс институты профессоры Игорь Кох сүзләренчә, кредит йөге үсә, ә халыкның керем дәрәҗәсе кими баруын исәпкә алып, әҗәтле вазгыять кискенләшергә дә мөмкин, әмма ул әллә ни зур булмаячак. «Хәзерге көндә хөкүмәт тә икътисадка теләктәшлек итү юлында. Шул исәптән кулланучылар ихтыяҗы аша да. Шуңа күрә дә ул кредит бирү мөмкинлеген киңәйтәчәк кенә, чикләмәячәк. Инфляция күрсәткече кими, банкларда ирекле матди ресурслар бар», – дигән фикердә белгеч.

 Ничек алданмаска?

Закон кысасында эш итүче МФК белән шикле компания арасындагы аерманы ничек аңларга?

Намуслы оешмалар мөрәҗәгать итүче кешене бурычка батыру максатын күздә тотмый. Вакытында түләмәгән очракта да, алар бурычны заем күләменнән 1,5 тапкырдан арттыра алмаячак. МФК процент, штраф һәм пеня исәпләүне туктатырга тиеш.

Закон кысасында эшчәнлек алып барган оешмалар үзенең клиенты белән һәрвакыт әңгәмә корырга әзер.

Мошенник саналганнарның максаты башка: алар чарасызлыктан мөрәҗәгать итүчеләрне бурыч упкынына кертергә генә тора. Бурыч хакын 10 мәртәбә арттыра да хәтта. Шәхси мәгълүматлар алдакчылар кулына эләгергә мөмкин.

Оешма дәүләт реестрында теркәлгән булырга тиеш. МФК сайлаганда шуңа да игътибар итәргә кирәк.

Килешү төзегәндә шартларны гына түгел, компания турындагы мәгълүматны да каткат тикшерегез. ОГРН, ИНН, теркәлү адресы, кыскартылма исеме барысы да дөресме?

МФК бик зур суммадагы акча бирергә дә әзер икән, бу шик уятырга тиеш. Закон буенча МФК 1 млн сумга кадәр, МКК 500 мең сумга кадәр акчаны бурычка биреп торырга хокуклы. Шәхси эшмәкәр яисә юридик зат заем буларак 5 млн сумга кадәр акча алырга мөмкин.

МФКда инвестицияләр кертем булып саналмый һәм, билгеле, дәүләт тарафыннан якланмый да. Әгәр дә компания югары керем тәкъдим итә, кертем иминиятләштерелгән дип ышандыра икән, мошенниклар кулына эләгүегез бик мөмкин.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү