Роботлар дәваламый. Әлегә…

Замана һәм медицина бер урында гына тормый. Тормышны җиңеләйтә, вакытны янга калдыра торган мөмкинлекләр сәламәтлек саклау тармагына да бик кирәк. Цифрлаштыру медицина өчен ни дәрәҗәдә мөһим? Сәламәтлек саклау өлкәсенә яңа технологияләр җәлеп ителәме? Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов шул хакта сөйләде.

Цифрлаштыру һәм медицина: юл уртакмы?

Гомумән алганда, сәламәтлек саклау тармагын цифрлаштыру өлкәсендә бик күп эш башкарылды инде. Әмма ирешелгән нәтиҗәләрдә генә тукталу мөмкин түгел, тармак мөмкинлекләре дә, халык ихтыяҗы да арта гына бара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында 2022 елны Цифрлаштыру елы дип игълан итте. Бу, һичшиксез, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысасында төбәктә «Татарстан электрон сәламәтлек саклау» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауның бердәм цифрлы юнәлешен булдыру» проектын гамәлгә ашыруга тулысынча бәйле.

Социологик тикшеренүләр дә, рәсми статистика да шуны әйтә: халыкка дәүләт органнары тарафыннан күрсәтелә торган иң кирәкле хезмәтләр медицина тармагына карый. Бу – табиб кабул итү, медицина ярдәмен алу.

Ун еллап инде республикада табибка язылуның электрон системасы эшли. Телемедицинадан файдаланабыз. «Табиб-табиб» рәвешендәге консультацияләргә «виртуаль обход», «виртуаль консилиум» кебек төшенчәләр дә өстәлде. Татарстанның цифрлы үсешенә ярдәм күрсәтү ассоциациясе белән берлектә радиологик дата-үзәк (яңа структура республикадагы барлык кыйммәтле югары технологияле медицина җиһазларын үз идарәсенә алачак. – Авт.) булдырылачак. Медицина хезмәткәрләренең эш урынын автоматлаштыру эше дә дәвам итә. 2021 елда республиканың барлык фельдшер-акушерлык пунктлары заманча моноблоклар белән җиһазландырылды, интернет челтәренә тоташты. Хезмәткә яраксызлык кәгазен тутыру һәм медицина экспертизасына юнәлеш алуны электрон рәвештә башкару мөмкин. Барлык медицина оешмалары бухгалтерия эше, кадрларны исәптә тоту, хезмәт хакы түләү буенча берләштерелгән системага күчте.

Беренче нәтиҗәләр

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысасында Россия сәламәтлек саклау министрлыгы белән Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында һәр кешенең шәхси кабинетын булдыру бурычы куелды. Күрсәтелгән медицина ярдәме, рецептлар, табиб билгеләнүләре, лаборатор анализ нәтиҗәләре шул шәхси сәхифәдә булырга тиеш. Шушы бурыч кысасында Татарстан медицина тармагында мәгълүмати системаларны заманчалаштыруны башкара. Сырхау белән табибның читтән торып аралаша алуы, үзара бәйләнеше соңгы елларда аеруча актуаль бит.

Ярдәм сизелә

Цифрлаштыруның тәүге этабында табибларга тагын да күбрәк эшләргә туры килә әле. Ник дигәндә, мәгълүмати системалар эшенә төшенергә, цифрлаштыруга күнегергә дә кирәк бит.

Мисалга, республикада ашыгыч медицина ярдәме һәм һәлакәтләр медицинасы юнәлешләренә караган мөмкинлекләр белән идарә итүнең төбәк автоматлаштырылган системасы булдырылды һәм гамәлгә кертелде. Әлеге система медицина хезмәткәрләренең эшен ачык итә, булган ресурсларны нәтиҗәле файдалануда булыша. Программа ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлекләренең барысында да эшли. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм бригадалары планшетлар белән тәэмин ителгән. Бу бригаданың урынын һәм статусын контрольдә тотарга, чакырулар буенча мәгълүмат алмашырга мөмкинлек бирә.

Киләчәк

Якын киләчәктә яңа технологияләр җәлеп ителер дип өметләнәбез. Әйтик, пациентның электрон медицина картасын булдыру; вакытында ярдәм күрсәтә алу өчен тормышларына аеруча куркыныч янаган хәлдәге сырхаулар регистрын булдыру; табибларга диагноз чыгару, табиб карары чыгаруда ярдәм итә торган системаны гамәлгә кертү.

 

Әңгәмәдәш – Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү