Стадионда Сабан туе. Матч 1:1 исәбенә тәмамланды

«Рубин» белән «КАМАЗ» арасында Казанда узган матч 1:1 исәбенә тәмамланды. Стадионда Сабан туе оештырып, Салаватны җырлатып башланган очрашуны 18,5 мең тамашачы карады. Бу – беренче лигада быелгы сезон рекорды. Чаллыдан гына шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән ике меңләп кеше килде.

Ике команданың инде 24 ел уйнаганы булмаган. Кайчандыр Татарстанның төп командасы булып нәкъ менә «КАМАЗ» саналды. Әмма 1990 нчы еллардагы финанс авырлыклары аркасында, Чаллыда футболга игътибар киметергә туры килде. Казанда исә «Рубин»ны күтәрергә тырыштылар. Чаллы футболында әлеге вакыйгаларны бик авыр кичерделәр, шуңа күрә ике команда арасындагы матчка аерым мөнәсәбәт күрсәтүләре гаҗәп тә түгел.

Сезон башланыр алдыннан төп фаворит булып саналган «Рубин» әле һаман көтелгәнчә уйный алмый. «КАМАЗ»ның беренче урында баруын, киресенчә, көтелмәгән хәл дип бәялиләр. Беренче тайм Казан командасының өстенлеге белән узды, нәтиҗәдә исәпне хуҗалар ачты. Очрашуның икенче өлешендә Чаллының туп кертү мөмкинлеге күбрәк булды: өстәмә вакытта алар барыбер үз дигәннәренә ирешә алды. Моның өчен премия дә эләгәчәк үзләренә.


Фикер өстәү