Казанның 175 гимназиясе янында полиция хезмәткәрләре күренү сәбәбен аңлатканнар

Мэриянең матбугат хезмәте ни өчен бүген иртән 175 нче гимназия янында полиция хезмәткәрләре йөргәнлеген аңлатып үткән.

“Социаль челтәрләрдә Казанның берничә мәктәбе тирәсендә хокук саклау органнары хезмәткәрләренең йөрүе турында хәбәрләр пәйда булды. Ата-аналардан борчылмауларын сорыйбыз: кызганычка, шәһәрнең кайбер мәктәпләренә шартлаткыч куелу турында ялган хәбәрләр алынды. Хәбәрләрнең һәркайсы исәпкә алына, мәктәпләр тикшерелә. Хокук саклау органнарына рәхмәт: алар шундук тиешле чарасын күреп, мәктәпләребездәге иминлекне кайгырта”, – дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.
Моннан тыш шәһәр мэриясендә тәгаен кайсы мәктәпләргә телефоннан шалтыратылуы турындагы сорауның җавапсыз калдырылуы аңлатып үтелгән.
“Шуны аңларга кирәк: социаль челтәрләр, шартлаткыч куелу турында имеш-мимешләр таратып, мондый очракларның артуын гына китереп чыгара. Моның ише хәбәрләр балаларны шул кирәкмәс гамәлләргә котыртуга гына китерә. Кайвакыт аларга контроль эшне кичектерү яки үзләренә ял ясауның җиңел ысулы кебек кенә тоела бу”, – дигәннәр мэриянең матбугат хезмәтендә.


Фикер өстәү