Татарстанда соңгы тәүлектә 2 120 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Бу алдагы көнгә караганда азрак (2233), дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«Авыручыларның 245е хастаханәгә салынган. 18 яшькә кадәрге балалар саны — 340 кеше», — диделәр ведомствода.
Иң күп чирләүчеләр Казанда теркәлгән — 815 кеше. Чаллыда — 121 очрак, Түбән Кама районында 94 очрак теркәлгән.
Шулай итеп, 2022 елның 28 февраленә булган мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле 115 383 авыру очрагы рәсми рәвештә расланган.
Барлыгы 2 463 291 татарстанлы вакцина ясатты. Вакцинаның ике дозасын да 1 925 700 кеше алган. Республикада яшәүче 246 251 кеше ревакцинация узды.