Яңа антирекорд: Татарстанда 506 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда узган тәүлектә, пандемия башланганнан бирле, Covid-19 коронавирусын йоктыру очрагының иң югары күрсәткече — 506 очрак теркәлгән.

Сигез кешегә чир чит төбәктә ияргән, калган авыручылар вирусны башкалардан иярткән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

«18 яшькә кадәрге балалар — 60 кеше. Җитмеш кеше хастаханәгә салынган, 436 кеше өйдә дәвалана», — дип ачыклык кертәләр ведомствода.

Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән, анда йогышлы авыру 215 кешедә табылган. Чаллыда — 93, Чистай районында — 48, Нурлат районында 24 очрак теркәлгән. Вирус йоктыручылар республиканың барлыгы 30 муниципалитетында бар.

Шулай итеп, 2021 елның 29 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 47 536 очрагы рәсми рәвештә расланган. Татарстанның 38 939 кешесе сәламәтләнгән, 130 авыру узган тәүлектә савыккан.

Барлыгы 2 389 942 татарстанлы вакцина кадаткан, бер көн эчендә вакцинация узучылар саны 6147 кешене тәшкил иткән. 1 885 652 кеше прививканың ике дозасын да ясаткан. Республиканың 186 140 кешесе ревакцинация узган.


Фикер өстәү