Республикада коронавирусның 253 яңа очрагы теркәлгән

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 253 яңа очрагы теркәлгән.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, зарарлану очракларының алтысы читтән кертелгән, калганнары — башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә.

«Җитмеш биш кеше хастаханәгә салынды, 178 кеше өйдә дәвалана», — диләр министрлыкта.

Иң күп авыручылар саны Казанда теркәлгән — 117 кеше йоктырган. Чаллыда — 32, Яшел Үзән районында — 21, Буа районында — сигез яңа очрак билгеле. Инфекция йоктыручылар республиканың 31 муниципалитетында теркәлгән.

2021 елның 28 ноябренә булган мәгълүматлар буенча, пандемия башланган вакыттан республикада коронавирус инфекциясен йоктыруның 37 563 очрагы рәсми рәвештә расланган, 31 090 кеше (шул исәптән соңгы тәүлектә — 101) терелгән.


Фикер өстәү