Татарстанда коронавирусның 87 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның тагын 87 очрагы теркәлгән, шул исәптән берсе читтән кертелгән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, утыз бер кеше хастаханәгә салынган, 56 кеше өйдә дәвалана.

Авыручыларның күбесе 60 яшьтән 70 яшькә кадәр һәм 30дан 50 яшькә кадәр булганнар арасында — 23 һәм 21 кеше. Инфекция йоктыручылар арасында ике балигъ булмаган бала бар. 90 яшьтән өлкәнрәкләр юк.

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 38 кеше чир йоктырган. Чаллыда Covid-19 йогышының алты очрагы теркәлгән. Инфекциялеләр саны буенча республиканың башка муниципалитетлары арасында Яшел Үзән һәм Нурлат районнары алда бара, анда авыруның бишәр очрагы ачыкланган. Барлыгы 21 муниципаль берәмлектә Covid-19 авырулары теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле республикада 16 046 авыру очрагы ачыкланган. Татарстанның 12 525 кешесе, шул исәптән 95е — узган тәүлектә, савыккан.

 


Фикер өстәү