Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны арта башлаган

Узган тәүлектә Татарстанда яңа Covid-19 вирусының 96 очрагы теркәлгән, шуларның алтысы читтән кертелгән, калганнары контакт юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән Татар-информ хәбәр итте.

«33 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 63 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

Чирләүчеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр арасында ачыкланган, алар 30 кеше. 50дән 60 яшькә кадәргеләр 20 һәм 60тан 70 яшькә кадәрге 19 авыручы теркәлгән. Шулай ук балигъ булмаган ике бала коронавирус йоктырган.

Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган, биредә 56 кеше чир йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Чаллы алда бара — 11 очрак, Балык Бистәсе районында  инфекцияле алты кеше теркәлгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 14 637 кеше авырды. Аларның 11 меңнән артыгы савыккан, шул исәптән 37се — узган тәүлектә.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү