Ботканың кайсы файдалырак?

Борынгы заманнарда ботка иминлек һәм муллык билгесе саналган. Безнең көннәрдә исә сәламәт тормыш рәвешен аннан башка күз алдына да китереп булмый. Ботка – һичшиксез, иртәнге аш  өчен иң әйбәт ризык. Шулай да аның кайсы файдалырак? Шуны ачыкларга тырышып карыйк әле.

1 урында – карабодай боткасы

Диетологлар фикеренчә, нәкъ менә шушы ботка сәламәтлек өчен иң файдалысы булып тора. Карабодай ярмасындагы аксым ашкайнату системасына, бәлзәм сипкәндәй, бик яхшы йогынты ясый.

Үстерү һәм эшкәртүдә яңа технологияләр кулланылмый торган бердәнбер ярма бу. Карабодай кырлары пестицидлар һәм кеше өчен зыянлы башка химикатлар белән эшкәртелми. Чын мәгънәсендә экологик яктан чиста продуктларның берсе ул.

2 урында – солы боткасы

Файдасы ягыннан карабодайдан бераз гына калыша.  Әмма сихәтләнү максатындагы диеталарның һәммәсе диярлек шуңа корылган. Ботка составындагы катлаулы углеводлар тәнгә сихәт, көч бирә. Бу углеводлар организмда эшкәртелеп, әкрен генә глюкозага әйләнә. Глюкоза исә канга акрынлап сеңеп, организмдагы шикәр микъдарын нормада тотуга ярдәм итә.

Шул ук вакытта хуҗабикәләрнең күбесен мөкиббән китергән солы кисәкләренең (овсяные хлопья) файдасы кимрәк, чөнки алар берникадәр эшкәртелеп сатуга чыгарыла. Тизрәк пешүе, әлбәттә, уңайлы. Әмма, белгечләр әйтүенчә, эшкәртелмәгән солыдан пешерелгән боткадан да яхшысы юк.

3 урында – дөге боткасы

Бүген кухнясында шомартылган ак дөге запасына ия булмаган хуҗабикәне табуы кыен. Составындагы катлаулы углеводлар микъдары буенча “чемпион” ул.  Ә инде коңгырт төстәге дөге составы ягыннан агына караганда да баерак. Әмма дөгенең бу сорты ашкайнату органнарына зыян килгән кешеләрдә проблема китереп чыгарырга мөмкин.

4 урын – манный ярмасы

Монысы да элек-электән диетик ризык булып санала. Асылда манный боткасы гадәттәге крахмалга охшаш. Өстәмәләре булмаган катлаулы углеводлар бу. Әмма витаминнары һәм аминокислоталарының составы ягыннан карабодай, солы боткаларыннан калыша.

Боткадагы глютен матдәсе эчәкләрнең нормаль эшчәнлегенә комачауларга мөмкин. Шуңа күрә ул организмы глютенны күтәрә алмаучылар өчен бик зыянлы.

5 урында – тары боткасы

Тәмле булса да, зур гына кимчелеге бар. Тары боткасы организмга эләгеп, йод үзләштерүне акрынайта. Бу исә калкансыман бизнең эшенә кырын суга. Шуңа күрә тарыдан әзерләнгән ризыкны йодлы продуктлар белән ашау киңәш ителми.

Пакетлы ботка зыянлымы?

Өстенлекләре

*Юып-чистартып торасы юк – пешерү өчен тулысынча әзер ярма.

*Порцияләп пакетларга тутырылганлыктан, күләмен дә үлчәргә кирәкми. Гадәттә бер пакет ярма ике кешегә ботка пешерү өчен җитә.

*Пакетта пешкән ботка тиз генә суынмый, шул ук вакытта бик тәмле була, таралып тора.

Әмма төп кимчелеге: бүгенгәчә сәнәгатьтә организм өчен 100 процентка зыянсыз пластик җитештерүчене табып булмый. Кайнап торган суга салынган пакет, агрессив мохиткә эләгеп, җеби, күзгә күренми торган кисәкчекләргә таркала.  Шулай итеп, пластик кисәкчекләренең ботка белән бергә организмга эләгү куркынычы зур, дигән сүз. Шуңа күрә бигрәк тә ашкайнату органнары зәгыйфьрәк кешеләргә мондый ботканы ашарга ярамый.

Гомумән, табиблар кайнар суга салып пешерелә торган боткаларны бик ашыкканда гына кулланырга киңәш итә. Башка вакытта  гадәти (бигрәк тә эшкәртелмәгән) ярмаларга өстенлек бирергә кирәк.

Фото: pixabay.com

 

 


Ботканың кайсы файдалырак?” язмасына фикерләр

Фикер өстәү